16+

Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан Мәңгелек утка чәчәкләр куелды, Рихард Зоргега һәйкәл ачылды

Бүген Казанның Җиңү паркында Бөек Ватан сугышы башланган көнгә багышланган митинг узды, дип хәбәр итә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.

Бүген Казанның Җиңү паркында Бөек Ватан сугышы башланган көнгә багышланган митинг узды, дип хәбәр итә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.

Митингта Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, иҗтимагый яшьләр оешмалары вәкилләре, Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашты. Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп узганча, елдан-ел ветераннар саны кими.

- Без аларның варислары, әтиләребез һәм бабаларыбыз, яшь буын өчен үз гомерләрен куркыныч астына куеп, Бөек Җиңүгә ирешүләрен истән чыгармаска тиеш. Фаҗигале һәм шул ук вакытта Бөек Җиңү мәңге хәтердә саклансын, - ди парламент спикеры.

Шәһәр яшьләре, сугыш еллары буыннарына рәхмәт белдерү һәм хөрмәт йөзеннән, күккә йөзләгән кара һәм кызылт сары һава шарлары очырды. Аннары митингта катнашучылар Җиңү паркында Мәңгелек ут янына чәчәкләр куйды һәм ветераннар алдында баш иде.

Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан Казанда Советлар Союзы Герое һәм легендар совет разведчигы Рихард Зоргеның һәйкәле ачылды. Чарада катнашкан Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, бу һәйкәлне ачып, фронтта һәлак булучыларны, җиңүгә ирешкән хәрбиләрне искә алудан тыш, хәтер саклау үрнәге дә күрсәтәбез, - диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading