16+

Хәзерге чор – прививка ясатыр өчен иң яхшы вакыт, ди белгечләр

Тиздән балалар бакчаларына йөрүче балаларга һәм мәктәп укучыларына дуңгыз гриппына каршы прививка ясый башлаячаклар

Тиздән балалар бакчаларына йөрүче балаларга һәм мәктәп укучыларына дуңгыз гриппына каршы прививка ясый башлаячаклар

Узган ел белән чагыштырганда, быел Татарстанга күп партия вакцина кайтарылган - 600 мең доза. Тиздән балалар бакчаларына йөрүче балаларга һәм мәктәп укучыларына прививка ясый башлаячаклар. Ә өлкәннәр инде бүгеннән үк яшәү урыннарындагы дәваханәләрдә бушлай прививка ясата ала.

Табиблар сүзләренә караганда, җәй ахыры - прививка ясатыр өчен иң кулай вакыт. Гриппка каршы иммунитет ике-өч атна эчендә формалаша, моның өчен күп дигәндә бер ай вакыт кирәк.
- Әлегә салкын тигереп авыручылар саны бик аз. Кайвакыт кешеләр прививка ясатканның өченче көнендә үк инфекция эләктерергә мөмкин. Аннан соң ясаткан прививкаларының файдасы булмады, ди. Шуңа күрә хәзерге вакыт - вакцинация өчен иң яхшы вакыт, - ди белгечләр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading