16+

Иң яхшы исәпкә алучы районны ачыклыйлар

Татарстанда муниципаль районнар һәм шәһәр округлары арасында Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алуны иң яхшы оештыручылар һәм уздыручылар арасында республика конкурсы да игълан ителде.

Татарстанда муниципаль районнар һәм шәһәр округлары арасында Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алуны иң яхшы оештыручылар һәм уздыручылар арасында республика конкурсы да игълан ителде.

Әлеге бәйгенең максаты - шундый җаваплы эшне республикада уңышлы уздыру өчен әзерлек һәм оештыру чараларын сыйфатлы итеп үтәүне тәэмин итү. Конкурста катнашучылар гаризаларын һәм конкурс материалларын 19 августка кадәр vshp2016@tatstat.ru электрон адресы яки 420021, Казан шәһәре, Г. Камал урамы, 24а адресы буенча Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең Татарстан буенча территориаль органына юллый ала.

Бәйгедә катнашырга теләк белдерүчеләрнең эшләре берничә критерий буенча бәяләнәчәк: исәпкә алына торган объектларның максималь дәрәҗәдә тулы исемлеген төзү һәм исәпкә алуның нәтиҗәләре әлеге исемлеккә тәңгәл килү (20 баллга кадәр); исәпкә алуны уздыру өчен кадрлар туплау һәм аларны укыту (10 баллга кадәр); объектларны исәпкә алу мәгълүматларын туплаучы кешеләрне тиз арада телефоны булган һәм җиһазландырылган биналар, транспорт чаралары белән тәэмин итү, исәпкә алу кәгазьләрен һәм башка документларны саклауны оештыру (10 баллга кадәр). Шулай ук белгечләр исәпкә алуны оештыру һәм әзерләү өчен бүлеп бирелгән акчаларны урындагы үзидарә органнары ни дәрәҗәдә максатчан файдалануны да искә алачаклар (5 баллга кадәр), исәпкә алуның максатлары буенча мәгълүмати-аңлату эшләрен оештыру да конкурс нитәҗәләрен билгеләгәндә мөһим роль уйная­чак (5 баллга кадәр).

Җиңүчеләр исә махсус комиссия утырышында 20 август һәм 15 сентябрь аралыгында билгеле булачак. Бәйгесе булгач, бүләге дә була инде. Конкурста алдынгы урынга лаек дип табылган район яки шәһәр округы 350 мең сум акча белән бүләкләнер дип планлаштырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading