16+

Яңа елга нәрсәләр бүләк итәргә кирәкми?

SuperJob эш эзләү сервисы россиялеләр арасында сораштыру үткәргән, Яңа елга иң начар бүләкләрне атауны сораган. Бүләкләр исемлеге бик зур булып чыккан.

SuperJob эш эзләү сервисы россиялеләр арасында сораштыру үткәргән, Яңа елга иң начар бүләкләрне атауны сораган. Бүләкләр исемлеге бик зур булып чыккан.

Аналитиклар мәгълүматларына караганда, сораштыруда катнашучыларның 12 проценты Яңа елга киемнәр бүләк итү начар идея дип саный. Россиялеләрне чулпылар, халатлар, свитерлар, футболкалар, башлыклар һәм шарфлар (бигрәк тә Яңа ел принтлары белән) ярсыта икән.

Сөлгеләр, канцелярия товарлары, спорт җиһазлары, карават, чәчәкләр, санвордлар, бижутерия дә респондентларның ачуын китерә, 9 процент сораштырылучы әлеге бүләкләрне алырга теләми.

Тагын 4 процент сораштырылганннар косметик һәм гигиена чараларын уңышсыз бүләкләр дип саный. Антирейтингка сувенирлар (уенчыклар, статуэткалар, магнитлар, шәмнәр), тәм-томнар һәм ашханә кирәк-яраклары эләгә. Сораштыруда катнашучыларның өч процентына әлеге бүләкләр ошамый.

Әмма респондентларның 18 проценты Яңа елда котлауларсыз калырга теләми.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

2

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading