16+

Җиңүче оешма исемендәге йолдыз "кабына"

Эшләүче яшьләрнең "Наше время - Безнең заман" дигән III республика фестивале 17 октябргә кадәр Татарстан шәһәрләрендә уза.

Эшләүче яшьләрнең "Наше время - Безнең заман" дигән III республика фестивале 17 октябргә кадәр Татарстан шәһәрләрендә уза.

Быел 29 муниипаль районнан 800 кеше әлеге фестивальдә катнашырга теләк белдергән. Аның икенче сайлап алу туры Әлмәттә үтте. Анда 315 кеше сайлап алынды. Төрле предприятиеләрдә хезмәт куючы яшьләр биредә җыр, бию, нәфис сүз буенча үзләренең мөмкинлекләрен ача. Фестиваль 2013 елда Президент ярдәме белән оештырылган иде. Анда күп кенә яшьләр үз сәләтләрен күрсәтергә өлгерде.

Чаллыда узган беренче сайлап алу турында 50 оешмадан егетләр һәм кызлар катнашкан иде. Сайлап алу турында "Камаз" берләшмәсе яшьләре лидер булды. Аларның яше - 18 дән алып 35 кә кадәр. Фестиваль кысаларында вокал, бию, пластика буенча күренекле артистлардан дәресләр алырга мөмкин. Татарстанның халык артисты Резидә Галимова җитәкчелегендәге жюри яшьләргә үз бәясен бирә. Жюри төркемендә Мәскәүнең югары уку йортларында укытучы педагоглар да бар.

Фестивальнең өченче туры 28 -29 октябрьдә Казанда үтә. 31 октябрьдә "Пирамида" күңел ачу комплексында йомгаклау концерты узачак. Гран - прига ия булган коллектив Президентның күчмә кубогына һәм 100 мең сум акчалата бүләккә ия була. Җиңүче оешма исеме белән "Большая медведица" йолдызлыгындагы бер йолдыз аталачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading