16+

Җиде кешене үтерүдә шикле хатынны суд залында кулга алдылар

2023 елның 18 июнендә Татарстанның Тукай районында шәхси йортта чыккан янгында җиде кешенең гомере өзелгән иде.

2023 елның 18 июнендә Татарстанның Тукай районында шәхси йортта чыккан янгында җиде кешенең гомере өзелгән иде.

Урынга килгәч, янгын сүндерүчеләр Сәет авылында янкормалы бер катлы агач йортта янгын чыгуын ачыклаган. Янгынның гомуми мәйданы 100 квадрат метр тәшкил иткән. Аны сүндерүгә 43 кеше һәм 17 берәмлек техника җәлеп ителгән.
Гаиләдә 4 бала үлгән.

Исән калган Ильмира Гарданова да, аның әнисе Гүзәлия Гайнетдинова да, ире Айнур да «Ирек» хуҗалыгында эшләгәннәр. Бу гаиләдә Ильмираның абыйсы Илмир Гайнетдинов та яшәгән. Алар барысы да һәлак булган. 

Балаларның олыларына  9 һәм 10 яшь булган. Алар Теләнче Тамак авылындагы коррекцион мәктәп-интернатында белем алганнар. 7 һәм 4 яшьлек ике бала Сәет авылындагы балалар бакчасына йөргән. 

2024 елның 14 ноябрендә исә Татарстан Югары судында Сәет авылында 7 кешенең янып үлүе буенча җинаять эшен карау дәвам итте. Исән калган балаларның әнисе 26 яшьлек Илмира Гарданованы присяжныйлар Сәет авылында йортка ут төртүдә гаепле дип тапкан. ТР Югары суды присяжныйларның фикерен карады. 
«Җәзаны 13 ел һәм өч ай гомуми режимлы колония рәвешендә билгеләүне сорыйм", - дип белдерде судта дәүләт гаепләүчесе.

Илмира Гарданова прокурор таләбе буенча суд залында ук присяжныйлар чыгарган гаепләү карары нигезендә кулга алынды.

Экспертлар фаҗига урынында янучан матдә эзләрен тапканнар, бу ут төртүне фаразларга нигез биргән. 

Тикшерүчеләр фикеренчә, Ильмираның әнисенең спиртлы эчемлекләр куллануына ачуы килгән. Әнисе исә кызын өйне җыештырмауда гаепләгән. Алар арасында низаг килеп чыккан. Шуннан соң Ильмира барсының да йокыга киткәнен көткән дә зал һәм аш бүлмәсенә тиз кабынып китә торган сыеклык сибеп, ут төрткән.\
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading