16+

Җиде миллионны җитмеш кеше бүлешә

12 нче март көнне физик затлар өчен беренче республика грантлар конкурсына йомгак ясалды.

Җиде миллионны җитмеш кеше бүлешә

12 нче март көнне физик затлар өчен беренче республика грантлар конкурсына йомгак ясалды.

Җиңүчеләрне Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе Александр Бугаев һәм Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов котлады.

Бәйгегә старт 2019 нчы елның 11 нче декабрендә үк бирелгән иде. Катнашырга теләк белдерүчеләр саны сөендерә, ул 1500гә җиткән.

Дамир Фәттахов та моны искәртеп узмый калмады: “Конкурс турында игълан иткәндә без күп дигәндә өч йөзгә якын катнашучы булыр дип күзаллаган идек. Әмма үз идеяләре, планнары белән уртаклашып, аларны чынга ашырырга теләүчеләр саны без уйлаганнан артыграк булып чыкты. Димәк, мондый тәҗрибә ясавыбыз юкка түгел, аның нәтиҗәләре дә уңышлы булыр дип ышанабыз,” – диде ул.

Бәйгедә 33 районнан катнашучылар үз проектларын тәкъдим итте. Әлмәт, Алабуга, Түбән Кама, Яр Чаллы һәм Казан иң зур активлык белдергән шәһәрләр.


Физик затлар өчен Республика грантына барлыгы 70 җиңүче лаек булды. Аларны 9 төрле юнәлеш буенча бүләкләделәр. Яшьләр социаль эшкуарлык, патриотик тәрбия, мәдәниятара коммуникацияләр, сәламәт яшәү рәвеше кебек өлкәдәге проектлары белән бүлештеләр.

Конкурсның гомуми бюджеты исә 7 миллион сумны тәшкил иткән. Әлеге сумма 50, 80, 100 меңлек сертификатларга бүленеп, үз ияләрен тапты.

Александр Бугаев әлеге проект ниһаять тормышка ашырылуына чиксез шат икәнен ассызыклады: “Бу грант – ул, беренче чиратта, хыялыңны тормышка ашыру өчен бер мөмкинлек. Яшьләрнең уй-фикерләрен, булган идеяләрен ишетеп, аларга тагы да үсәргә ирек бирү, иң дөрес карарларның берсе, минемчә,” – диде ул.


Беренче коймак төерле була дисәләр дә, җиңүчеләр санына караганда, проект чыннан да уңышлы барып чыккан дигән нәтиҗә ясарга була.

Татарстан яшьләр эшләре министры сүзләренчә, эш җиңүчеләрне бүләкләүгә генә барып калмаячак. Алар белән киләчәктә дә тыгыз элемтәдә торырга, хыялларын чынга ашыруда ярдәм күрсәтергә ниятлиләр.

                                                                                                                                       Инзилә Хөсәинова                                                                                                                           Фото: minmol.tatarstan.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading