16+

Җиде яшьлек малай рульле чана ясаган

Әгерҗе шәһәрендәге мәктәптән тыш эшләр үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы, "Конструкцияләү" һәм "Авиамодельләштерү" түгәрәкләре җитәкчесе Мәгъсум Салихов һәм аның шәкерте - улы Әмирхан күптән түгел Мәскәүдә "Яшь техниклар һәм уйлап табучылар" Бөтенроссия конференциясендә катнашып кайттылар, дип яза район газетасы.

Аңа кадәр әтиле-уллы Салиховлар, Казанда - "XXI гасыр Кулибиннары" республика олимпиадасында катнашып, җиңү яулаган булганнар. Әлеге олимпиаданың җюри әгъзаларын нәрсә белән шаккатырган соң Әмирхан "Кулибин"?
- Яңавылда күршеләребездәге күп баланың рульле чанасы бар. Ә Әмирханныкы юк иде. "Миңа да шундый чана кирәк" дип аптыраткач, ясап карарга булдык, - ди әтисе.
Тимер конструктор ярдәмендә чананың моделен башта үзе ясый нәни Кулибин. Аннан остазына - әтисенә күрсәтә.
- Әлеге модель уңышлы гына килеп чыккан иде. Аның конструкциясе бик тә гади. Ясар өчен дә әллә нәрсә кирәк түгел: иске чана, зур булмаган фанера кисәге, кечкенә велосипед руле һәм вилка белән болт, - ди Мәсгъсум Салихҗанович. - Әлеге җиһаз фанера кисәгенә җыела. Аны теләсә нинди балалар чанасына урнаштырырга була.
Бер дәртләнеп керешкәч, рульле чананың ике төрлесен ясыйлар: аның берсе - кул, икенчесе аяк белән идарә итә торган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading