16+

Идел аша – паромда

Казанда паромлы кичү эшли башлады. Ул Аракчинодан Югары Осланга 20 минут эчендә чыгарга мөмкинлек бирә.

Казанда паромлы кичү эшли башлады. Ул Аракчинодан Югары Осланга 20 минут эчендә чыгарга мөмкинлек бирә.

Баксаң, бу паром элек тә булган, әмма 1980 елдан бирле эшләмәгән. «Волгадорстрой» җаваплылыгы чикләнгән ширкәте паромлы кичүне яңартырга булган. Сүз уңаеннан, әлеге компания кыш көне Югары Ослан - Аракчино боз кичүе өчен җавап бирә. Кама Тамагы, Тәтеш, Югары Ослан якларына Казаннан кайтучылар өчен кичү аша чыгу шактый вакытны янда калдырырга, юлны кыскартырга мөмкинлек бирә. Бакчачылар өчен паром ачылу аеруча кулай булган.
- Кыш көне боз кичүе эшләгәнне күреп: «Эх, ник җәен дә паром ачмыйлар икән монда», - дип уйлый идем. Югары Осланда бакчам бар. Җәй көне еш кайтырга туры килә. Машина белән кайту сәгатьтән артыкка сузыла. Хәзер 20 минут эчендә бакчада булабыз. Әйтик, Аракчинодан Югары Осланга машина юлы аша кайтсаң, 51 чакрым узарга туры килә, ә кичү ачылганнан соң юл 8,5 чакрымга кадәр кыскарды, - ди газета укучыбыз Фәрит Насыйров.
Паром белән җәяүлеләр дә чыга икән. Туристлар да очрый, диләр. Идел буйлап чыкканда, матур табигать күренешләре ачыла, Барлык диннәр гыйбадәтханәсе якыннан күренә.
Паромлы кичү көн саен иртәнге 6дан төнге 12гә кадәр эшләячәк. Идел буйлап 20 минут аралык белән барлыгы өч паром йөри. Тиздән дүртенчесен дә өстәргә җыеналар. Бер паромга барлыгы 14 җиңел машина сыя. Әлегә зур чиратлар күзәтелми. Паромлы кичү аша чыгу бәясе - 250 сум. Йөк машиналарына әлегә паромлы кичү аша чыгарга рөхсәт ителми.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading