16+

Идел буйлап сәяхәт вакытында бер хатын-кыз теплоходта бәби тапкан

Бүген төнлә Саратов өлкәсенең Вольск шәһәреннән ерак түгел «Хирург Разумовский» теплоходында кыз бала туган, дип хәбәр итә «Татар-информ» «Интерфакс-Поволжье»га сылтама белән.

Бүген төнлә Саратов өлкәсенең Вольск шәһәреннән ерак түгел «Хирург Разумовский» теплоходында кыз бала туган, дип хәбәр итә «Татар-информ» «Интерфакс-Поволжье»га сылтама белән.

Теплоходта хатын-кызның бала табуы турындагы мәгъүмат төнге сәгать берләрдә килеп ирешә. Коткаручылар һәм ашыгыч ярдәм бригадасы тиз генә вакыйга урынына китә, алар теплоходка барып җиткәнче, табиб телефон аша фельдшерга киңәшләр бирә, нәтиҗәдә ул бала тудырырга ярдәм итә.

Агентлык мәгълүматлары буенча, барысы да уңышлы булган. Коткаручылар катер белән ананы һәм яңа туган сабыйны Вольскның перинаталь үзәгенә илтә. Аларның хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә, табибиблар тарафыннан кирәкле ярдәм күрсәтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading