16+

Игътибар! Һава торышы үзгәрә

Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, ноябрьнең беренче яртысында күзәтелгән аномаль-җылы һава торышы белән хушлашырга туры киләчәк.

Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, ноябрьнең беренче яртысында күзәтелгән аномаль-җылы һава торышы белән хушлашырга туры киләчәк.

Якын көннәрдә республикада суытачак. Сүз уңаеннан, ноябрьнең беренче яртысында шундый ук һава торышы республикада 2013 елда күзәтелгән. 

Ял көннәрендә, 18 һәм 19 ноябрьдә, температура фоны сизелерлек түбәнәя: төнлә -4 тән -10 градуска кадәр булачак, көндез -1...-6 градустан артмаячак. Юлларда урыны белән бозлавык пәйда булачак.

Гидрометеоүзәкнең якынча фаразлавына караганда, дүшәмбе көнне, 20 ноябрьдә, явым-төшемсез булыр дип көтелә; төнлә температура -5..-10, көндез   – -1..-6 градус. 

20 ноябрь кичендә һәм сишәмбе, 21 ноябрьдә, һава шартларының начараюы фаразлана. Кар явачак, буран көтелә, юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин; төнлә -2 дән -7, көндез -2 дән алып +2 градуска чаклы булачак.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading