16+

Ике бала һәлак булган янгын турындагы җинаять эше туктатылган

Фаҗига булган фатирда ремонт ясалган.

Фаҗига булган фатирда ремонт ясалган.

Яр Чаллыда куркыныч янгын турында тикшерү туктатылган. Тикшерүчеләр гаепле кешене таба, аның законсыз гамәлләрен ача, җинаять кылуга китерүче сәбәпләрне таба алмаган, дип яза "Челнинские известия" басмасы. 

Коточкыч фаҗига булганнан бирле ярты елдан артык вакыт үтте.  Янгын чыгу факты буенча тикшерү органнары «саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан иде.

Исегезгә төшерәбез, янгын 2022 елның 4 августында кичке 18 сәгать 40 минутта Яңа шәһәрнең 43нче бистәсендәге 5 катлы йортның балконында янгын чыга. Янгын сүндерү хезмәте хезмәткәрләре һәм махсус техника фаҗига урынына тиз килеп җитә.

Малайның гәүдәсен бәдрәфтә тапканнар, ул бәдрәф артында булган, мөгаен, яшеренергә тырышкандыр. Кызчык өстәл астында табылган. Икесе дә алар яну продуктлары белән агуланган.. Балаларның әтиләре – эштә,  әниләре  кибеткә чыккан булган.

Ике кечкенә баланың гомере өзелгән йорт ишегалдында мемориал оештырылган иде. 

Пенсионер Илдар Гыйниятовның һәлак булган балалар турында искә алганда күз яшьләре яшьләнә. 
"Күршеләрнең балалары үлде. Без бер баскычта яшибез. Гаилә 2017 елдан бирле бер бүлмәле фатирны арендага алып яшәде. Биш ел булгандыр. Алар бирегә килгәндә, бер малайлары гына бар иде. Бик елгыр малай, көзгә биш яшь булырга тиеш иде. 2019 елда күз алдымда әтиләре бала тудыру йортыннан кызларын алып кайтты. Барысы да сөенделәр, котладылар, балаларның сәламәт булып үсүен теләделәр..."- ди Илдар Гыйниятов.

Олы кайгы килгән әти белән әни әле дә Чаллы шәһәрендә яши икән. Фатирда ремонт ясаганнар. Акча җыюда аларга битараф булмаган кешеләр, гаиләнең якыннары ярдәм иткән.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading