16+

Ике ел эчендә Россиядә яңа автомобильләр 1 млн сумга диярлек кыйммәтләнгән

Соңгы ике елда Россиядә яңа автомобильнең бәясе 49% ка яки 970 мең сумга арткан, дип хәбәр итә «Автостат».

Соңгы ике елда Россиядә яңа автомобильнең бәясе 49% ка яки 970 мең сумга арткан, дип хәбәр итә «Автостат».

Аналитик агентлык мәгълүматлары буенча, 2023 елда яңа җиңел машинаның уртача бәясе 2,96 млн сум тәшкил итә. Чагыштыру өчен: 2021 елда бәя якынча 1,99 млн сум булган.

Шул ук вакытта автобазар бәяләре дә 49% ка арткан. 2023 елда тотылган автомобиль уртача 1 млн сум торган, ә 2021 елда якынча 670 мең сум (+330 мең сум ике ел эчендә) булган.

Өстәвенә, 2019 ел белән чагыштырганда яңа автомобильләргә бәяләр ике тапкыр арткан. Ул вакытта «салоннан» алынган автомобильнең уртача бәясе 1,57 млн сумга тигез була. Шул ук рәвешле, дүрт ел эчендә кулланылган автомобильләр дә кыйммәтләнгән (2019 елда машина 490 мең сумга якын тора).

Язмага реакция белдерегез

0

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading