Пожар ун катлы йортның дүртенче катында тамбурдагы электр счетчигыннан чыга. «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә шул турыда хәбәр иттеләр.
Подъезддан ике хатын-кызны кешеләрне коткарырга ярдәм итә торган махсус битлек кидереп алып чыкканнар. Алар зыян күрмәгән.
Янгын мәйданы 0,5 квадрат метр тәшкил итә. Бу хәлнең сәбәпләре ачыклана.
Комментарийлар