16+

Ике шәхси йорт янгыннан зыян күргән

Кукмара районында ике шәхси йорт янгыннан зыян күргән.

Кукмара районында ике шәхси йорт янгыннан зыян күргән.

Починок - Кучук авылында кичә янгын чыккан.

Кукмара районында уттан ике шәхси йорт зыян күргән. Бу хакта Кукмара районының "Хезмәт даны" район газетасы хәбәр итә.
 6 июльдә 16.26 сәгатьтә 117нче янгын сүндерү-коткару бүлегенә Кукмара районы Починок авылында торак йорт януы турында хәбәр килеп ирешә.
Янгын сүндерү бүлекчәләре килгән вакытта, ут ике шәхси хуҗалыкны камап алган һәм алга таба күрше йорт биләмәләренә аның таралу куркынычы барлыкка килә.

Кызыл әтәч аркасында йорт биләмәсе һәм 268 кв.м мәйдандагы ишегалды корылмалары тулысынча янып беткән, шулай ук 180 кв.м биләмәсе булган күрше хуҗалык йорт үзе дә һәм ишегалды корылмалары да уттан зыян күргән.
Зыян күрүчеләр һәм үлүчеләр юк. Янгын сәбәбе ачыклана.

Фото: http://kukmor-rt.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading