16+

Ике яшьлек бала өстенә телевизор төшеп һәлак булган

Уфаның Октябрь проспектында урнашкан 83/1 санлы йортта фаҗига булган. Ике яшьлек бала өстенә телевизор ава.

Уфаның Октябрь проспектында урнашкан 83/1 санлы йортта фаҗига булган. Ике яшьлек бала өстенә телевизор ава.

28 яшьлек хатын абыйсы белән бергә арендалап яшәгән фатирларында законсыз рәвештә балалар бакчасы оештырган.

"Башинформ" язганча, няня русча сөйләшми. Фаҗига урынына аның абыйсы да килгән. Ике ай элек алар фатир арендалаганнар, аны балалар бакчасы итеп җиһазлаганнар. “ Клиентлары да табылган, берничә гаиләне алар танышлары аша тапкан. Үлгән баланың әти-әнисе әлеге няня „хезмәтләр“е өчен айга якынча 10 мең сум түләгән. Узган елның августында гаилә Үзбәкстаннан Уфага күченгән. Һәлак булган сабый әти-әнисенең бердәнбер улы булган, - дип хәбәр итә мәгълүмат агентлыгы әңгәмәдәше. - Шәхси балалар бакчасын алар рәсми рәвештә теркәмәгәннәр. Ике бүлмәле фатирда балалар өчен бернинди шартлар да юк".
Сабый ничектер телевизорны тумбочкадан сөйрәп төшергән һәм шуның астында калган. Имгәнүләрдән малай һәлак булган, – дип яза “Башинформ”.
БР  Прокуратурасы

Фото: БР Прокуратурасы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading