16+

Илдар Гыйльметдинов: "Чагыштырмача яңа бәйрәм саналган әлеге дата тарихта үз урынын алачак"

4 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Халыклар бердәмлеге көне алдыннан Россия Дәүләт Думасы депутаты, милләтләр эшләре комитеты рәисе Илдар Гыйльметдинов «РИА Новости» студиясендә кунакта булды.

4 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Халыклар бердәмлеге көне алдыннан Россия Дәүләт Думасы депутаты, милләтләр эшләре комитеты рәисе Илдар Гыйльметдинов «РИА Новости» студиясендә кунакта булды.

Видеокүпер режимында узган матбугат очрашуында Татарстан журналистлары да катнашты.
- Халыклар бердәмлеге көне турында, ул безгә нәрсәгә кирәк, дип әйтүчеләр дә бар. Ил халыкларын берләштерүче әлеге бәйрәм кирәк, бик кирәк. Халыкны берләштерә торган бәйрәмнәребез бик аз. Ә без күпмилләтле илдә яшибез. Чагыштырмача яңа бәйрәм саналган әлеге дата тарихта үз урынын алачак, - ди Илдар Гыйльметдинов.

Бәйрәм уңаеннан ул илнең һәр субъектында митинг-концертлар, фестиваль-конкурслар узачагын әйтеп узды. Соңыннан милләтләр эшләре комитеты эшчәнлегенә тукталды.
Россиянең милли сәясәт стратегиясе программасын гамәлгә ашыру өчен 2017 елга ике миллард сум акча бүлеп бирелгән.
- Әлеге акчалар илдәге милли сәясәтне гамәлгә ашыру өчен тотылачак. Милләтара мөнәсәбәтләр буенча мониторинг уздыруга, субъектларга, аз санлы халыкларга ярдәм итү өчен акча бүленәчәк. Тагын бер мәсьәлә борчый безне: ул да булса мигрантларның социаль адаптациясе. Бу мәсьәләне дә читтә калдырмаска иде. Гомумән алганда, ил хөкүмәте дә, җәмәгатьчелек тә милли өлкәгә игътибарын арттырды, - дип, ул 2025 елга кадәр исәпләнгән милли сәясәт стратегиясен, милләтләр эше буенча федераль агентлык төзелүне, Россия халыклары ассамблеясенең уңышлы эшләвен искә алып үтте. Татарстанда эшләп килүче Халыклар дуслыгы йортын үрнәк итеп китерде, Татарстан Халыклар ассамблеясе советын Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкләвенең республиканың әлеге мәсьәләгә аеруча басым ясавына мисал булуын әйтеп үтте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading