16+

Илдар Халиков: "Татарстан һәрвакыт автомобиль төбәге булды"

Татарстан автомобиль төзелеше төбәге булып тора һәм әлеге дәрәҗәдәге форум Казанда очраклы гына үтми.

Татарстан автомобиль төзелеше төбәге булып тора һәм әлеге дәрәҗәдәге форум Казанда очраклы гына үтми.

Бу хакта Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков "TIAF 2017 supported by Automechanika Татарстан Республикасының IIIхалыкара автомобиль төзелеше форумы" ачылышында белдерде. «Республика һәрвакыт автомобиль төбәге булды», - дип билгеләп үтте Татарстан Хөкүмәте башлыгы.

Форум эше экспозицияләр караудан башланып китте. Беренче чиратта Илдар Халиковка АвтоВАЗ продукциясен: LADA Vest һәм Ниваны тәкъдим иттеләр. Экскурсияне "АвтоВАЗ" оешмасы президенты Николя Мор үткәрде. Татарстан Премьер-министры үзебездә җитештерелгән автомобильләрне карады һәм "Нива"ның Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка ошавын да искәрде.

"Кама" сәүдә йорты стендын караганда, Денис Тахаув 2016 елда АвтоВАЗга 550 мең данә шинның Татарстаннан китерелгәнен җиткерде - бу - завод ихтыяҗының 10 проценты.

TIAF supported by Automechanika эшлекле форум программасында пленар утырыш, тармак белгечләре белән эш сессияләре, сатып алучылар белән бизнес-очрашулар һәм Россия автосәнәгате үсешенең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышулар каралган.

Форум эшен "Россия автомобиль сәнәгатенә караш: тенденцияләр, фаразлар, перспективалар" дип аталган пленар утырыш ачып җибәрә. Төп темалар булып Татарстанда автомобиль сәнәгате торышы, Россиядә автомобиль базары үсеше стратегиясе, дәүләт ярдәме чаралары һәм аның нәтиҗәлелеге буенча фикер алышу торачак.



Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading