16+

Илдар Хановның Барлык диннәр гыйбадәтханәсендә татар милли киемнәре бүлмәсе булачак

Янгыннан зыян күргән Казанның Аракчино бистәсендәге Барлык диннәр гыйбадәтханәсен архитектор Илдар Хановның энесе Илгиз Ханов сафка бастырмакчы.

Янгыннан зыян күргән Казанның Аракчино бистәсендәге Барлык диннәр гыйбадәтханәсен архитектор Илдар Хановның энесе Илгиз Ханов сафка бастырмакчы.

Төзекләндерелгән Барлык диннәр гыйбадәтханәсендә татар милли киемнәре урнаштырылачак. Бу хакта ул «Татарстан - Яңа гасыр» телеканалының «Адымнар» тапшыруы хәбәрчесенә белдерде.

Абыйсының эшен ул тормыш максаты итәргә җыенуын белдерде. "Хәзер проектлар белән эшлибез. Юам, чистартам. Тәрәзәләрне алыштыру эшләре бара. Йога дәресләре бирәм, икона язу буенча үзәк ачылачак. Элеккегедән әйбәтрәк итеп ясарга тырышачакмын. Яңа материаллар белән. Агачтан ясамыйм, агач яна", - дип белдерде ул "Адымнар " тапшыру хәбәрчесенә.

Биредә Ислам бүлмәсенә татар милли киеме, бизәнү әйберләре дә куячаклар. Икенче бүлмә Илдар Хановның иҗатын чагылдырачак. Тагын берсендә Илгиз Хановның үз эшләре урын алачак.

Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading