16+

Илгиз Ханов: “Мансур Зиннәтов үзен һәм бинаны яндырачагын әйтте”

Беренчел фаразлар буенча Казандагы "Галәм гыйбадәтханәсе"ндәге янгын ут төртү аркасында килеп чыккан.

Беренчел фаразлар буенча Казандагы "Галәм гыйбадәтханәсе"ндәге янгын ут төртү аркасында килеп чыккан.

Бу хакта "Татар-информ"га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җиткергән.
Алда хәбәр иткәнчә, янгында гыйбадәтханәнең элекеге прорабы Мансур Зиннәтов һәлак булган. Гыйбадәтханәгә нигез салучының абыйсы Илгиз Ханов ProKazan.ru порталына биргән әңгәмәсендә, Зиннәтов белән Илдар Хановның туганнары арасындагы бәхәс күптәннән барганлыгы турында әйткән.
Ике көн элек без Мансурга әйберләрен җыеп, аннан китүен сорадык. Ул үзен һәм бинаны яндырачагын әйтте, әмма без аның сүзләрен чынга алмадык, - дигән Илгиз Ханов.
Аның сүзләренчә, Мансур берничә тапкыр гыйбадәтханәне шартлатачагы турында әйткән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading