16+

ИлГәрәй: "Алга таба ни булыр, әйтә алмыйм!"

Җырчы ИлГәрәйнең әтисе вафатына өч ел булган.

ИлГәрәй: "Алга таба ни булыр, әйтә алмыйм!"

Җырчы ИлГәрәйнең әтисе вафатына өч ел булган.

"Әтигә өч ел бүген! Вакыт үткән саен җиңеллерәк була диләр! Юк, алай түгел, вакыт барган саен сагынам сине, әти! Алга таба ни булыр, әйтә алмыйм! Ләкин син гел безнең уйларда! Без синең белән бергә эшләгән җырдагыча, син гел безне сабыр булырга өйрәттең, вакыт үзе тиешле урыннарга куячак дидең!
Шушы вакытны көтәм, әти!

Әле дә истә, үзең авырып ятасың, көчкә сөйләшеп миңа What’s App тан: “Улым нихәл, кайларда, ашадыңмы, концертыңа күпме кеше җыелды?” - дип борчылып сорый идең! Сагынам шул хатларны, кайвакыт кабат тыңлап куям тавышыңны, әйтерсең лә, син исән-сау, өйдә ял итәсең! Ярый, бер нишләтеп булмый, тыныч йокла әти!

“Сабыр булыйк, дуслар ... “ дигән җыр әти җитәкчелегендә эшләнде, үлер алдыннан 56 алты тапкыр тыңлаган! Телефонында шушы сан иде! 56 алты яшендә китеп барды! Видеоның ахырында, әтинең тавышы кергән!" - дип язган ИлГәрәй.

Мәрхүмнең урыны җәннәттә, рухы шат булсын.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading