16+

Илсур Метшин: «Шәһәр генә түгел, кешеләр дә үзгәрде»

Моннан ун ел элек Казан, Татарстан өчен зур вакыйга булды. 2008 елның 31 маенда Брюссель шәһәрендә Казан Бөтендөнья җәйге Универсиада уеннарын үткәрү хокукына ия булды. Ул Казан тарихында гына түгел, Россия тарихында да беренче зур спорт чарасы иде.

Илсур Метшин: «Шәһәр генә түгел, кешеләр дә үзгәрде»

Моннан ун ел элек Казан, Татарстан өчен зур вакыйга булды. 2008 елның 31 маенда Брюссель шәһәрендә Казан Бөтендөнья җәйге Универсиада уеннарын үткәрү хокукына ия булды. Ул Казан тарихында гына түгел, Россия тарихында да беренче зур спорт чарасы иде.

Россия Федерациясе Дәүләт думасы депутаты Марат Бариев сүзләренчә, Универсиаданы Татарстанда үткәрү идеясе Казанның 1000 еллыгына әзерләнгән чорда туган.
– Тора-бара без бу проект белән яши башладык. Вакыт бик тиз узып китте. Мин аны пионерлы бәхетле балачак кебек искә төшерәм. Без бергә, бердәм идек. Хәзер дә шундый булып калабыз, – дип искә ала ул чорны Казан мэры Илсур Метшин.
Универсиада үткәрү хокукын Казан ике тапкыр яуларга барган. Беренчесендә безне Кытайның Шэньчжэнь шәһәре узып киткән.

– Бу вакыйгадан соң Рөстәм Миңнеханов иң беренче булып Минтимер Шәймиевкә шалтыратты. Шуннан соң мин, безгә бүтән беркайчан да мондый проектларны әйдәп барырга ышанып тапшырмаячаклар, дип уйладым. Җиңелү авыр бирелде безгә. Ләкин Минтимер Шәймиев: «Ярты ел гына әзерләнеп, икенче урында калуыгыз – зур дәрәҗә», – дип котлады безне. Шуннан соң без Рөстәм Миңнеханов белән Шэньчжэнь шәһәренә бардык. Ярый әле без анда гариза тапшырганнан соң гына киткәнбез, чөнки никадәр үз-үзебезгә ышанган булсак та, бу шәһәрне күргәннән соң, аның белән ярышырга батырчылык итмәгән булыр идек. Бу әкият-шәһәр, ул Гонконгтан да текәрәк булып чыкты, – ди Илсур Метшин.

Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов та беренче тапкыр Универсиаданы кулдан ычкындыруларын авыр кичергән.
– Без еладык хәтта. Җиңелдек һәм бар да бетте. Ләкин шул ук төнне 2013 елга гариза тапшырачакбыз, дип карар кылдык. Киләсе Уеннарга кадәр күбрәк вакыт бирелгән иде, һәм без бу эшкә бик җитди карадык, – диде министр.
Шәһәр мэры вазифасына керешкәч тә, Илсур Метшин Казанны Европа шәһәренә әйләндерү максаты куйган булган.

– Казанда хәзер провинциаль шәһәр төсмере юкка чыкты. Без үзебезне илнең әйдәп баручы шәһәрләре белән бер рәткә куя башладык. Бөтен акчалар да бер вакытта күчкәнгә, юллардагы ремонт эшләрен берьюлы башларга туры килде. Шәһәр халкына түземлеге өчен зур рәхмәт. 6 июль көнне инде без башка шәһәрдә уяндык. Шәһәр генә түгел, халык та үзгәрде. Универсиада ярдәмендә студентлар ярышында тәҗрибә туплаган бер төркем яшь белгечләр үсте. Хәзер алар дөнья буйлап төрле ярышларны җитәкли. Аларны Лондондагы, Сочидагы Олимпиадада, Сингапурда узган студентлар Олимпиадасында, Бразилиядә узган Футбол буенча дөнья чемпионатында очратып була, – диде Илсур Метшин.
Казанда уздырылган XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада уеннары Халыкара студентлар спорты федерациясе тарафыннан тарихта иң яхшы Уеннар дип билгеләнде. Биредә 12 мең спортчы, 160 ил вәкилләре катнашты. Казан 150 мең туристны кунак итте. Ярышларга 800 меңнән артык билет сатылган иде.

Транспорт
«Казан» аэропорты заманча, халыкара таләпләргә туры китереп төзекләндерелде. Аэропорттан 20 минут эчендә тимер юл вокзалына кадәр аэроэкспресс барлыкка килде. Тимер юл вокзаллары төзекләндерелде. Шәһәр эчендә 11 күп катлы юл чишелеше барлыкка килде. 40ка якын җәяүлеләр юлы булдырылды, 122 юл, 13 урам яңартылды. Өч метро станциясе төзелде.


Медицина

Республика клиник хастаханәсе, Республика балалар клиник хастаханәсе яңартылды. Казанның 7нче хастаханәсе каршындагы ашыгыч медицина үзәге эшли башлады.


Спорт корылмалары

Бөтендөнья студентлар Уенына Казанда 30 яңа спорт корылмасы төзелде. Теннис академиясе, Ишкәкле спорт төрләре үзәге, Көрәш сарае, Спортның су төрләре сарае Европаның иң яхшы спорт үзәкләренең берсе булып санала хәзер. Универсиаданың ачылыш һәм ябылыш чаралары 45 мең кеше сыйдырышлы «Казан-Арена» стадионында узды. Ул шулай ук Универсиада вакытында төзелә башлаган объект. Әлеге стадион Футбол буенча дөнья чемпионатында алты матч кабул итәчәк.

Халыкны спортка җәлеп итү

2008 елда республика халкының 19,1 проценты гына спорт белән шөгыльләнсә, 2018 елда әлеге сан 43,4 процентка җиткән. Мөмкинлекләре чиклеләр арасында спорт белән шөгыльләнүчеләр саны 15 процентка арткан. Бу спорт корылмаларында мөмкинлекләре чиклеләр өчен уңайлы мохит тудыру белән бәйле. Бүген республика студентларының 80 проценты даими рәвештә спорт белән шөгыльләнә.

Волонтерлык

Ун ел элек нәкъ менә Казанда Россиянең волонтерлар хәрәкәтенә нигез салынды.

Фотолар:  kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading