16+

Ильвира Хамматова яхшы гадәте барлыкка килүе һәм шәхси тормышы турында әйтте

Татар эстрадасының популяр артисты Ильвира Хамматова 2022 елга нәтиҗәләр ясады. “Минем өчен иң текә һәм нәтиҗәле ел булды”, - ди ул. 

Ильвира Хамматова яхшы гадәте барлыкка килүе һәм шәхси тормышы турында әйтте

Татар эстрадасының популяр артисты Ильвира Хамматова 2022 елга нәтиҗәләр ясады. “Минем өчен иң текә һәм нәтиҗәле ел булды”, - ди ул. 

“1 нче январь көнне үк балаларны җыеп, актив тормыш рәвешен сайлап, Мәскәүгә чыгып киткәнннән башланган иде ел...Һаман шулай... Чемодан искерде, һаман юлда (көлә).

Бик күп яңа җырлар туды. “Мәхәббәттә янсаң” дигәне музыкаль киңлекләргә чыкты.

Ай саен хәйрия чарасында катнашу яисә оештыру дигән яхшы гадәтем барлыкка килде.

Красноярск шәһәрендәге тренингтан соң күзләр “ачылып” яшәү мәгънәсе артты.

“Татар радиосы”ның “Татнефть Арена” сараенда узган 20 еллык туган көн чарасында “Яшьли сөйгән ярым” җырын кабат искә төшереп, берьюлы 7000 кеше тыңлады. 

Оештыру, сценарийлар язу, матурлыкка омтылуымны күреп кызык, рәхәт проектларда катнашу мөмкинлеге бирделәр.

Казахстан якларында Сабан туйларында еш күренгәнгә, таный башладылар.

Уй -фикерләремне, “карашымны” үзгәртү өчен шактый белем алдым.

Алла Воронова да макияж курсларын алдым.

Туган көнемне сәгатенә кадәр оештырып, яңа төрле каршы алдым.

Шәхси тормыш - Аллаһка шөкер... күз тимәсен!

25 км җәяүле походка бардык.

Казанда сольный концертымны куйдым.

Эшемне күреп бәяләүчеләр, рәхмәт әйтүчеләр, өмет баглаучылар барлыкка килде.

Иртә торып, вакытында йокларга ятуны тормыш рәвешемә керттем.

Мин 2022 елдан бик канәгать! Яши генә башлаган кебек булды... Рәхмәт Ходаем. Алга таба 2023 елга куелган 61 пунктлы максатларны да тормышка ашырырга көч, түземлек, кыюлык, зирәклек, мөмкинлек бир! Яңа еллар хәере белән килсен! Саулык телим барыгызга да”, - дип язган Ильвира.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading