16+

Җинаятьчел бизнес җәмгыятьне җимерә

Казанда 13 августта Камал театры каршындагы мәйданда "Бердәм Россия" сәяси партиясенең төбәк бүлеге митинг үткәрде.

Җинаятьчел бизнес җәмгыятьне җимерә

Казанда 13 августта Камал театры каршындагы мәйданда "Бердәм Россия" сәяси партиясенең төбәк бүлеге митинг үткәрде.

Андагы чыгышларда яшертен оештырылучы уен бизнесына һәм алкоголь продукциясен законсыз рәвештә сатуга каршы көрәш чараларын кырысландыру таләбе яңгырады.

- Митинглар безнең эш алымы түгел, - дип башлады үзенең чыгышын Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин. - Хәзер сайлау алды кампаниясе актив төс алды. Кандидатлар яшертен оештырылучы уен бизнесына һәм алкоголь продукциясенең законсыз рәвештә сатылуына каршы көрәшне кырысландыру кирәклеген әйтәләр. Яшертен уен бизнесына каршы көрәшүче "Яшь гвардия" хәрәкәте активистына 7 августта һөҗүм ясалды. Бу хәлләргә без дәшми кала алмыйбыз. Татарстан ун ел элек үк уен бизнесына каршы закон кабул иткән иде. Уен автоматларын тартып алу буенча Россия төбәкләре арасында Татарстан алдынгы. Казандагы һәм Чаллыдагы складлар шундый аппаратлар белән тулы. Яшертен рәвештә комарлы уеннар оештыручыларны гына түгел, ә бина хуҗаларын да җавапка тартырга кирәк. Комарлы уеннар бизнесына каршы көрәш мәсьәләсендә башка партияләр белән дә фикерләребез тәңгәл килә.

"Эчке эшләр органнары белән берлектә Татарстанда яшертен уен бизнесына каршы көрәшне нык көчәйтәчәкбез", - дип тәмамлады үзенең чыгышын Фәрит Мөхәммәтшин.

Митингта сүз алган эчке эшләр органнары ветераны Евгений Гацук, шәһәр Думасы депутаты Надир Хәйруллин, Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы Татьяна Забегина яшертен уен бизнесына каршы көрәшне активлаштыру зарурлыгын ассызыкладылар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading