16+

Һиндстанда һәлакәткә очраган Рәйхан Халитовны Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча Казанга алып кайттылар

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы очкычы белән Казанга Һиндстанның Нью-Дели шәһәреннән блогер Рәйхан Халитовны алып кайттылар, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Очкыч Нью-Делидан 1 ноябрьдә Мәскәү вакыты белән 22.45 сәгатьтә очып киткән иде. Бортта Рәйханны әнисе озата барды, ул Һиндстанда госпитальдә аның янында иде.

Сентябрь азагында Һиндстанда сәяхәт иткәндә юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан Казан егетен өенә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча алып кайттылар. Рәйханга ашыгыч рәвештә югары технологик медицина ярдәме таләп ителә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading