16+

Һиндстандагылар Татарстаннан үрнәк ала

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2014 елда Һиндстанга визит ясаган иде.

Һиндстандагылар Татарстаннан үрнәк ала

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2014 елда Һиндстанга визит ясаган иде.

Һиндстанның Россиядәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Панкадж Саран "Татмедиа" агентлыгында узган матбугат конференциясендә шушы вакыйганы кат-кат искә төшерде.

- Президент Рөстәм Миңнехановның үзара хезмәттәшлекне тагын да җанландырырга чакыруы Һиндстан тарафыннан теләктәшлек белән кабул ителде. Һиндстанның Россиядәге илчеләренең һәммәсе дә Татарстанга визит ясыйлар иде, мин дә бу традицияне дәвам итәргә булдым. Президент Рөстәм Миңнеханов белән очраштык. Сәүдә, фән, мәгариф, туристлык, шулай ук нефть-газ һәм автомобильләр төзелеше юнәлешләрендә үзара хезмәттәшлек турында нәтиҗәле сөйләшү үтте, - диде Панкадж Саран әфәнде.

Татарстанда берничә йөз һинд студентлары белем алуын, аларның Татарстанда белем бирү һәм торак-көнкүреш шартларыннан бик тә канәгать булуларын да рәхмәт хисләрендә телгә алды ул. Һиндстан делегациясе Казан вертолет заводы, "Алабуга" үзгә икътисади зонасы предприятиеләре, Технопарк, Иннополис эшчәнлеге белән танышкан.

- "Алабуга" колачы гаҗәпләндерде. Уртак предприятие төзү уйланылачак. "КАМАЗ" заводының Һиндстандагы бүлегенең тагын да киңәюен телибез. Туристлар алмашу мөмкинлекләре зур. Казан Кремлендә мәчет белән чиркәү янәшә тора, Татарстанда диннәр һәм милләтләр үзара тату-дус яши, Татарстанның табигате бик матур-болар Һиндстан туристлары өчен тәэсирле яңалык. Һиндстанда нәфис фильмнар төшергәндә Россия артистларын да чакыру нияте бар, - диде Панкадж Саран әфәнде.

Татарстанның сәүдә һәм сәнәгать министры вазифаларын башкаручы Алмаз Хөсәенов таныштырганча, Татарстан белән Һиндстанның еллык сәүдә әйләнеше 530 миллион долларны тәшкил итә.

- Һиндстанга 150 вертолет җибәрелде, бу илдә "КамАЗ" автомобильләре җыю бүлекчәсе бар. Һиндстанда бер миллиард 200 мең кеше яши. Авыл хуҗалыгы буенча да үзара хезмәттәшлек турында сөйләшенде, - диде Алмаз Хөсәенов.

Панкадж Саран киләсе елда Россия белән Һиндстанның сәяси-икътисади хезмәттәшлегенә 70 ел тулуга багышлап тематик чаралар оештырылачагын хәбәр итеп куйды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading