16+

Инфекцияләрдән үлүчеләр санының кискен артырга мөмкин

2050 елда инфекцияләрдән үлүчеләр санының кискен артырга мөмкин.

2050 елда инфекцияләрдән үлүчеләр санының кискен артырга мөмкин.

Lancet медицина журналында бастырылган фаразларга караганда, чирек гасыр эчендә мондый үлемнәр саны бөтен дөнья буйлап 39 миллионнан артырга мөмкин
Бастырылган тикшеренүгә караганда, 2022 елда антибиотикларга чыдам инфекцияләрдән үлүчеләр саны 4,7 миллион тәшкил иткән. Тиешле чаралар күрелмәсә, бу сан гасыр уртасына 8,2 миллионга кадәр үсәргә мөмкин.

Супербактерияләр вакыт узган саен иммун системасы начарая барган өлкән яшьтәге кешеләр өчен аеруча куркыныч тудыра. Алар инфекцияләргә күбрәк бирешә. Мәгълүматлар күрсәткәнчә, соңгы өч дистә елда мондый авырулардан үлүчеләр саны өлкәннәр арасында 80 процентка арткан.
2050 елга бу күрсәткечнең 146 процентка кадәр күтәрелүе бар. Гомумән алганда, 39 миллионнан артык кеше супербактерияләрнең турыдан-туры йогынтысы нәтиҗәсендә һәлак булырга мөмкин.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, супербактерияләр белән бәйле инфекцияләр үлем сәбәпләре арасында дөньяда өченче урында тора. Алар йөрәк-кан тамырлары авырулары һәм инсульт очракларыннан гына калыша.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading