16+

Иннополис шәһәрендә «Иннополумарафон» ярыммарафоны үтте

Кичә, 22 апрель көнне, республикада рәсми рәвештә йөгерү сезоны ачылды. Спортчылар әлеге бәйрәмне Иннополис шәһәрендә «Иннополумарафон» ярыммарафон аралыгын узып билгеләде.

Кичә, 22 апрель көнне, республикада рәсми рәвештә йөгерү сезоны ачылды. Спортчылар әлеге бәйрәмне Иннополис шәһәрендә «Иннополумарафон» ярыммарафон аралыгын узып билгеләде.

Көйсез һава торышына карамастан, стартка 500дән артык кеше баскан иде. Чара 3 чакрымга йөгерү белән башланды. Соңыннан 10 чакрым аралыкка чабышлар булды. Биредә Иннополис шәһәре мэры Руслан Шагалеев та катнашты. Ярыммарафон аралыгы да катнашучылар арасында зур кызыксыну уятты. Финишка беренче булып 1:05:05 секунд вакыт аралыгында Ренат Кашапов килде.

- Бу минем өчен "Казан марафоны" алдыннан әзерлек ярышлары иде. Әлеге марафонда мин 42,2 чакрым аралыкны узачакмын. Аз гына һава торышы начар булды, ләкин үз нәтиҗәләрем белән мин канәгать, - диде Ренат.

21 май көнне узачак "Казан марафонында" исә 10 мең кеше катнашыр дип көтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading