16+

Интернетта авыл хуҗалыгы ярминкәсе «эшли» башлады

Татарстанда яңа интернет-проект эшли башлаган. Ул авыл хуҗалыгы продукциясе сатучыларын һәм аны сатып алучыларын берләштерә, дип хәбәр итә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайты.

Татарстанда яңа интернет-проект эшли башлаган. Ул авыл хуҗалыгы продукциясе сатучыларын һәм аны сатып алучыларын берләштерә, дип хәбәр итә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайты.

Әлеге проект декабрьдә эшли башлаган һәм бүгенге көнгә анда 200дән артык җитештерүче теркәлгән, алар арасында крестьян-фермер хуҗалыклары да, шәхси ярдәмче хуҗалыклар да бар. Электрон ярминкә мәйданчыгы сатып алучыларга өйдән чыкмыйча гына кирәкле продукция белән танышырга һәм бәяләрне чагыштырып карарга мөмкинлек бирәчәк. Сатып алучы шулай ук алынган продукция турында үз фикерен калдыра ала, бу инде сатып алынган товарга карата башкаларда фикер тупларга ярдәм итәчәк.

Сатучылар ярмарка 16.рф сайты аша сәүдә мәйданчыкларын арендалауда, сатучыларга хезмәт хакы түләүдә, шулай ук башка чыгымнарда акчаларын янга калдыра алалар. Бүгенгә сайттка 133 товар куелган. Шулардан иң күбе – сөт продукциясе, ит һәм бал сату буенча да тәкъдимнәр күп.

Фәнис Галимҗанов, Балтач:

– Без куяннар асрыйбыз. Мондый интернет-портал ачылуын ишеткәч тә, кызыксынып, шунда теркәлеп карадым. Теркәлү өчен дә, файдалану өчен дә бик уңайлы. Әлеге сайт беренче чиратта шәхси хуҗалыклар өчен файдалы кебек. Ни өчен дигәндә, фермер хуҗалыклары ярминкәләргә дә йөри, күпләп җитештергәч, алардан килеп тә алып китүчеләр бар. Ә шәхси хуҗалыкта продукт зур күләмдә җитештерелми, аны сату өчен каядыр бару чыгымлы, аннары эзләргә-эзләнергә дә кирәк. Сатып алучыны урамга чыгып эзләп булмый. Электрон технологияләр алга киткән заманда мондый төр сату һәм сатып алу ысулы нәтиҗәле дип уйлыйм.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading