16+

Интернеттан подгузник алырга теләгән хатын-кыз 100 мең акчасыннан колак каккан

Алабугада яшәүче 30 яшьлек хатын-кыз, интернеттан подгузник алам дип, 100 мең акчасын кырыкалдарларга күчергән.

Алабугада яшәүче 30 яшьлек хатын-кыз, интернеттан подгузник алам дип, 100 мең акчасын кырыкалдарларга күчергән.

Социаль челтәрләрнең берсендә бик арзан бәядән генә подгузниклар сатылуы турындагы хәбәрне күргәч, хатын-кыз аларны бәясен арттырып сатып, акча эшләргә уйлаган.

Интернеттан күпләп сатып алырга килешенеп, акчасын күчергәч, әлеге аккаунт юкка чыккан. Зыян күрүче, әлеге хәлдән соң, полициягә мөрәҗәгать иткән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading