16+

Инвалидны коллыкта тоткан җинаятьчеләр кулга алынган

Казанда инвалидны коллыкта тоткан ике чит ил кешесенә карата җинаять эше кузгатылды. 

Казанда инвалидны коллыкта тоткан ике чит ил кешесенә карата җинаять эше кузгатылды. 

Инвалидны коллыкта тоткан җинаятьчеләрне тоткарлаулары турында "Душа России" хәйрия фонды башлыгы Юлия Хәкимова хәбәр итте. Инвалидны юлда хәер сорашырга мәҗбүр иткәннәр, качарга теләгәне өчен бик каты кыйнаганнар.

Юлия Хәкимова хәбәр иткәнчә, кол биләүчеләрне машина номерлары буенча ачыклаганнар. Җинаятьчеләр инвалидны коткарган Юлиягә дә янаган. Ул аларның машина номерын инвалидны алып килгәндә исендә калдырган булган. 

Җинаятьчеләр – Молдавия кешеләре. Аларга карата законсыз иректән мәхрүм итү турында җинаять эше кузгатылган. 

Чыганак: "Татар-информ"

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading