16+

Ир белән хатын бер көнне "бик бәхетле" килеш үлгәннәр

Сочида әле 30лары да тулмаган ирле-хатынлы Мирослав һәм Татьяна Горенколарның төзелеп бетмәгән бакча йортында мәетләрен тапканнар. Бу хакта «Мэш» телеграм-каналы хәбәр итә.

Сочида әле 30лары да тулмаган ирле-хатынлы Мирослав һәм Татьяна Горенколарның төзелеп бетмәгән бакча йортында мәетләрен тапканнар. Бу хакта «Мэш» телеграм-каналы хәбәр итә.

Яшьләр үзләренең үлемендә беркемне дә гаепләмәүләрен һәм якыннарының гафу итүләрен сорап язу да калдырганнар. Үлер алдыннан Таня әнисе белән телефоннан сөйләшкән булган, әни кеше әйтүенчә, кызының кәефе бик яхшы булган һәм мондый юлга барыр дип уена да килмәгән.

Яшьләр ял итү өчен апартамент арендалаган булган. Алар хәлләре яхшы дип, якыннарына смс хәбәр һәм фотоларын  җибәргәннән соң, элемтәгә чыкмый башлаганнар.

Ир белән хатынны 19 августта шәһәрнең бтенләй башка почмагындагы бакча йортында тапканнар. Полиция яшьләрне үз теләкләре белән дөньядан киткән дигән версиягә таяна. Үлем алдыннан язган язу Таняныкы булуын туганнары раслаган. Яшьләр әкияттәгечә "алар озак һәм бәхетле итеп яшәгәннәр һәм бер көнне үлгәннәр дә" дигән әкиятне чынга ашырганнар булса кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading