16+

Җир сөрү буенча VI ачык Россия чемпионаты уза

30 июньнән 1 июльгә кадәр Башкортстанның Уфа районында җир сөрү буенча VI ачык Россия чемпионаты узачак.

30 июньнән 1 июльгә кадәр Башкортстанның Уфа районында җир сөрү буенча VI ачык Россия чемпионаты узачак.

Башкортстан мәртәбәле чемпионатны үткәрү урыны итеп, җитди сынау тотканнан соң, биш төбәк арасыннан сайлап алынды, дип яза «Кызыл таң» газетасы. Җир эшкәртүдә һөнәри осталык күрсәтү буенча Бөтенроссия чемпионатына ил төбәкләреннән генә түгел, якын һәм ерак чит илләрдән, әйтик, Эстония, Ирландия, Бөекбритания, Нидерланд һәм Польшадан да конкурсантларның килүе көтелә. Чемпионат кысаларында килгән кунаклар һәм тамашачылар өчен бик күп мәдәни-спорт чаралары да каралган. «Трактор-шоу» төрле авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсе дә игътибардан читтә калмаячагына ышана оештыручылар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading