16+

Ирек Зиннуров: “Без үз тавышыбызны биргән очракта гына Татарстан – уңышлы, Россия көчле булачак!

Сайлау алды кампаниясе уңаеннан "Бердәм Россия" партиясе республика күләмендә "Көчле Татарстан! Бердәм Россия" патриотлык эстрафетасын уздыра. Ай ярым вакыт эчендә депутатлыкка кандидатлар һәм хәзерге вакытта төрле вәкаләтле органнарда депутат эшен башкаручылар Татарстанның бөтен районнарын йөреп, халык белән очраша.

Ирек Зиннуров: “Без үз тавышыбызны биргән очракта гына Татарстан – уңышлы, Россия көчле булачак!

Сайлау алды кампаниясе уңаеннан "Бердәм Россия" партиясе республика күләмендә "Көчле Татарстан! Бердәм Россия" патриотлык эстрафетасын уздыра. Ай ярым вакыт эчендә депутатлыкка кандидатлар һәм хәзерге вакытта төрле вәкаләтле органнарда депутат эшен башкаручылар Татарстанның бөтен районнарын йөреп, халык белән очраша.

9 август көнне делегатлар Балык Бистәсе районына килде. Кич белән шыбырдап яңгыр сибәләп торуга карамастан, район үзәгенең «Яшьлек» стадионында меңгә якын халык җыелган иде. Очрашуны Балык Бистәсе муниципаль районы җитәкчесе Илһам Вәлиев ачып җибәрде. Ул районның хәл-торышы белән таныштырды.

- Бистәдә яңа социаль һәм спорт биналары сафка баса, торакларга капиталь ремонт ясала, - диде җирле җитәкче.

Халык белән очрашуга килгән Дәүләт Думасы депутаты, "Бердәм Россия" фракциясе әгъзасы Ирек Богуславский Татарстан командасында иң мөһиме кеше капиталы икәнен ассызыклады.

- Халыкның социаль яктан якланган булуы, республикада яшәүче һәр кешегә сыйфатлы яшәү шартлары булдыру мөһим безгә, - диде ул.

Россиянең атказанган спорт остасы, ике тапкыр Олимпия уеннары призеры, "Синтез" ватерпол клбуның өлкән тренеры Ирек Зиннуров исә һәр районда, гадәт буенча, спортның үсешен, спорт объектлары төзелешен күзли.

- Халык белән мондый очрашулар үткәрергә кирәк дип саныйм. Халык партиянең, Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның нәрсә эшләгәнен күрергә тиеш. Россия Дәүләт думасында хезмәт куючы безнең ватандашлар, республика үсешенә зур этәргеч бирә. Соңгы елда гына депутатлар федераль бюджеттан Татарстанны үстерү өчен 300 миллиард сумга кадәр акча бүлеп бирүгә иреште. Шуларның 60 миллиарды авыл хуҗалыгын, сәнәгатьне үстерүгә тотылды. Халыкка сайлауларда катнашу республика тормышының мөһим алшарты икәнен күрсәтәсебез килә. Без үз тавышыбызны биргән очракта гына Татарстан - уңышлы, Россия көчле булачак! - диде Ирек Зиннуров "Шәһри Казан" хәбәрчесенә.

Спикерлар халыкны күбрәк юл салу мәсьәләсе борчый ди.

- Балык Бистәсендә дә бу мәсьәлә күтәрелде. Районда 2017 елга тулысынча юллар төзекләнеп бетергә тиеш. Мин күп йөрүче кеше буларак әйтә алам, безнең Татарстанда башка өлкәләр белән чагыштырганда юллар бик әйбәт әле, - диде Ирек Зиннуров.

Очрашуда халык Котлы Бөкәш авылы мәктәбенә түбә алыштырырга кирәк, дигән үтенечен белдерде. Ирек Богуславский "бу эшкә үзем тотынам", - диде.

Кичә Зәй халкы да "Көчле Татарстан! Бердәм Россия!" партия эстафетасын кабул итте. Очрашуда Дәүләт Советы депутатлары, "Бердәм Россия" фракциясе әгъзалары Айрат Хәйруллин белән Айрат Фаррахов катнашты.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading