16+

Ирек Зиннуров: «Спортта да, тормышта да, сәясәттә дә команда зур роль уйный»

Бүген Казан Федераль университеты студентлары һәм укытучылары белән депутатлыкка кандидат, ике тапкыр олимпия уеннары призеры Ирек Зиннуров очрашты. Танылган ватерполчы спорт җиңүләренә ничек килүе, авырлыкларны җиңүе хакында сөйләде.

Бүген Казан Федераль университеты студентлары һәм укытучылары белән депутатлыкка кандидат, ике тапкыр олимпия уеннары призеры Ирек Зиннуров очрашты. Танылган ватерполчы спорт җиңүләренә ничек килүе, авырлыкларны җиңүе хакында сөйләде.

- Минем җиңүләрем иң беренче чиратта ул команда җиңүләре. Спортта да, тормышта да, сәясәттә дә команда зур роль уйный. Менә хәзер дә саулауларга без бердәм, көчле, профессиональ команда булып барабыз, - диде Ирек Зиннуров.

Спортчы сәясәт юлыннан китүенең сәбәбен дә аңлатты. Ирек Зиннуров республикага инде депутат буларак файда китерәсе килә.

- Соңгы елларда Татарстанда бик күп нәрсәгә ирештек. Юкка гына безне төрле өлкәләрдә үрнәк итеп китермиләр. Казан - Россиянең спорт үзәге. Без оештырган Су спорты буенча дөнья чемпионаты тарихта иң яхшы чемпионатларның берсе булып танылды. Ләкин туктарга ярамый. Башкарасы эшләр дә җитәрлек әле, - диде ул.

Ирек Зиннуров фикеренчә, 18 сентябрь көнне сайлауларга килеп федераль дәрәҗәдә республика мәнфәгатьләрен яклаучы команданы сайлау, чын дәрәҗәсендә җаваплы эш, Республика киләчәгенә керткән зур өлеш.

«Бердәм Россия» партиясе әгъзалары сайлау алды оешмасының төп көчен халык белән эшләүгә юнәлттә. Кандидатларның һәрберсе көн саен республика халкы белән очраша. Барлыгы 700 очрашу үткәрергә планлаштырыла. Кандидатлар шулай хезмәт коллективларында, оешмаларда, уку йортларында, ишек алларында сайлауга нинди программалар белән килүләре, Россия Дәүләт Думасында нинди проблемалар хәл итәчәкләре турында сөйлиләр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading