16+

Иркә исемен алыштырган?

27 декабря 2020, 16:27
7162
0
6
Уку өчен 2 минут

Сәхнәдә “Иркә” буларак чыгыш ясаган Айгөл Миншакирова исемен алыштырган.

Иркә исемен алыштырган?

Сәхнәдә “Иркә” буларак чыгыш ясаган Айгөл Миншакирова исемен алыштырган.

Хәзер аның тормыштагы һәм сәхнә исеме берүк яңгырый — Иркә.

Күптән түгел җырчы үзенең  шәхси сәхифәсендә Казанга тәүге тапкыр килгән еллардагы хатирәләре белән уртаклашкан иде. Шул пост астында язылучыларның берсе: “Ул чакта әле Иркә дә түгел идең. Әти-әниең, мулла кушкан исемнән идең. Еллар алды, бәрде, сугып екты, тартып торгызды, Иркә ясады”, - дигән.

Җырчы исә аңа “Минем Иркә исемен дә мулла кушты”, - дип җавап кайтарган.

Баксаң, җырчы исемен 28 яшендә үк алмаштырган инде.  Ә Айгөл исемен аңа әбисе васыяте буенча биргән булганнар.

"Мин - гаиләдә озак көтеп алынган кыз бала. Кыз туганын белгәч үк, әтиемнең шулкадәр Иркә исемен кушасы килгән, тик алар әбиемнең васыятен үтәргә булганнар. Әбием вафат булыр алдыннан: "Кызыгыз туса, зинһар, Айгөл кушыгыз", - дип әйтеп калдырган. Олы кешенең әйткән сүзе зур ихтирамга лаек булгач, миңа ул исемне кушканнар. Әмма әтинең дә теләге тормышка ашты: 28 яшемдә мәчеттә Иркә исемен мулла кушты. Әмма әлегә документларым буенча Айгөл булып йөрим”, - дигән иде җырчы бер әңгәмәдә. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading