16+

Иркәнең әнисе кызларына: «Майны ипигә ягып ашарга яратасыз, каян килеп чыкканын да сез белергә тиеш»

"Иртән уянгач та, әллә ничек оялып куясың, чөнки әнием инде урынында юк", дип яза Иркә.

"Иртән уянгач та, әллә ничек оялып куясың, чөнки әнием инде урынында юк", дип яза Иркә.

Татарстанның атказанган артисты Иркә инстаграмда еш кына әти-әнисе, авыл турында кызыклы язмалары белән бүлешә килә. Бу юлы җырчы кызы Әминәнең авылда май язып утырган видеосын урнаштырып, әнисенә соклануын белдергән.

«Авыл иртәсе, үз мәшәкатенә чумган авыл иртәсе бу… Иртән уянгач та, әллә ничек оялып куясың, чөнки әнием инде урынында юк. Каяндыр абзар ягыннан әнинең җырлый-җырлый тавыклар ашатып йөргәнен ишетәсең… Әни күптән уянган, безнең күзгә күренми торган эшләрен күптән эшләгән. Мунча морҗасыннан төтен дә күренер-күренмәс кенә күтәрелә, димәк, инде мунча күптән ягылган… Хәзер әни керәчәк, тавыклар ашаткан буш табагын тотып. «Тордыңмы?», дигән сорауга җавапны көтеп тормыйча, миңа әзерләп куйган эшләрен тезеп китәчәк. Бу — әни, минем газиз әнием, аның һәр хәрәкәтен, әйткән сүзләрен өзелеп яратам, кадерле ул миңа… Эшне кушарга ярата, әгәр инде вакытында эшләмәсәң, үзе эшләп куя торган гадәте дә бар, менә монда без — балаларга бик оят инде, шуңа без эшне кушуга ук эшләргә өйрәнгән… Әнә минем кызларны да ул авыл эшенә өйрәтә. «Майны ипигә ягып ашарга яратасыз, каян килеп чыкканын да сез белергә тиеш», ди ул. Миңа бик кызык әнинең минем кызларны эшкә өйрәтүен карап тору. Дәшмим. Кызлар да шыпырт кына тыңларга өйрәнгәннәр… Вак-төяк авыл эшләрен инде җиренә җиткереп эшлиләр», дип яза җырчы Иркә һәм әнисенә хөрмәт хисен белдерә.

Чыганак: https://tatar-today.ru/

 

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Авыл иртэсе,уз мэшэкатенэ чумган авыл иртэсе бу...Иртэн уянгач та,эллэ ничек оялып куясын,чонки энием инде урнында юк,каядыр пает астыннан(абзар)ягыннан энинен жырлый жырлый тавыклар ашатып йоргэнен ишетэсен...Эни куптэн уянган,безнен кузгэ куренми торган эшлэрен куптэн эшлэгэн, мунча мержэсеннэн тотен дэ курер куренмэс кенэ кутэрелэ,димэк инде мунча куптэн ягылган...Хэзер эни керэчэк тавыклар ашаткан буш табагын тотып)))Тордынмы?дигэн сорауга жавапны котеп тормыйча,мина эзерлэп куйган эшлэрен тозеп китэчэк???Бу эни,минем газиз энием,анын хэр хэрэкэтен,эйткэн сузлэрен эзелеп яратам,кадерле ул мина..Эшне кушарга ярата,эгэр инде вакытында эшлэмэсэн,узе эшлэп куя торган гадэте дэ бар,менэ монда без балаларга бик оят инде,шуна без эшне кушуга ук эшлэргэ ойрэнгэн...Энээ минем кызларны да ул авыл эшенэ ойрэтэ,майны ипигэ ягып ашарга яратасыз,каян килеп чыкканын да сез белергэ тиеш ди ул)))Мина бик кызык энинен минем кызларны эшкэ ойрэтуенэ карап тору))) дэшмим)) кызлар да шыпырт кына тынларга ойрэнгэннэр...Вак-тояк авыл эшлэрен Инде жиренэ житкереп эшлилэр...Энием син бу язманы укымыйсын инде,синен бит Инстаграмын юк,сина ул кирэк тэ тугел..Ну мин баребер моннан да сина булган хормэтемне язасым килэ..Яратам сине ❤️Рэхмэт сина?❤️ P.S. Керде,ник телефонда утырасын ди?Тоооозеееп китте,буген кичкэ кадэр эшлииисе эшлэрне??КИТТЕМ?Бу видео иртэн тошерелде,тик интернет авылда аксый,шуна хэзер генэ куелды ??

Публикация от Иркә (@irke_official)

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading