16+

Иртәгә 2017 елның соңгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре үтәчәк

Иртәгә Казанда һәм Яшел Үзәндә быелның соңгы авыл хуҗалыгы ярминкәләренең үтәчәк. Ярминкәләр көзнең беренче аеннан башлап һәр шимбәдә оештырылды.

Иртәгә 2017 елның соңгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре үтәчәк

Иртәгә Казанда һәм Яшел Үзәндә быелның соңгы авыл хуҗалыгы ярминкәләренең үтәчәк. Ярминкәләр көзнең беренче аеннан башлап һәр шимбәдә оештырылды.

Татарстанда 16 сентябрьдән башланган авыл хуҗалыгы продукциясе сату ярминкәләрендә 1 миллиард сумлык продукция сатылган. Быел ярминкәләр Казанда 10 сәүдә һәм 7 чатыр мәйданчыгында, Чаллыда өч мәйданчыкта оештырылды. Шулай ук Яшел Үзән районының “Яңа Тура” технополисы янында да авыл хуҗалыгы продукциясе белән сәүдә иттеләр. 14 ярминкәдә 17,8 тонна бәрәңге һәм яшелчә, 1,2 мең тонна ит, 777 тонна он, 811 тонна шикәр комы, 8,7 миллион данә тавык йомыркасы тәкъдим ителде. болар барысы да уңган авыл хезмәтчәннәренең тырышлыгы, эш нәтиҗәсе.

Россия икътисадын үстерү өчен авыл хуҗалыгына игътибарны арттырырга кирәк. Россия Президенты Владимир Путин үзенең күп кенә чыгышларында авылны үстерү мөһимлеген билгеләп үтә. Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авылга булышлык күрсәтү – Путинның стратегик инициативаларыннан берсе. Аның фикеренчә, бүген авыл хуҗалыгы инвестицияләр җәлеп итә торган тармак та булып тора. Авыл җитештерүчеләре илнең эчке базарын сыйфатлы ризык белән генә тәэмин итеп калмыйча, дөнья буенча иң эре авыл хуҗалыгы продуктларын җитештерүчеләрнең берсе булырга да потенциалы бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading