16+

Иртәгә “Нечкәбил” башлана

Иртәгә "Нечкәбил" матурлык һәм әниләр республикакүләм бәйгесенең сайлап алу туры башлана.

Иртәгә "Нечкәбил" матурлык һәм әниләр республикакүләм бәйгесенең сайлап алу туры башлана.

Ул 30 июньгә кадәр дәвам итәчәк. "Нечкәбил" бәйгесе республикада инде 11 нче ел уздырыла. Аны оештыруда Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, "Бердәм Россия" депутатлар фракциясе һәм "Мәрхәмәт" хатын-кыз депутатлар төркеме, Татарстан Дәүләт Советы ярдәм итә. Бәйгенең төп максаты - тату, тулы гаиләнең абруен күтәрү, ана һәм хатын-кызның гаиләдә, җәмгыятьтә тоткан урынын күрсәтү.

"Нечкәбил" бәйгесенең финалы 28 ноябрьдә узачак. Моны махсус әниләр көненә туры китереп билгеләргә булганнар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading