16+

Иртәгә һәр кеше бәйрәмгә үз милли киеменнән килә ала

Республикада икенче мәртәбә "Мәдәниятләр мозаикасы" фестивале уза. Ул 30 августта "Казан гаилә үзәге янында башланып китә.

Республикада икенче мәртәбә "Мәдәниятләр мозаикасы" фестивале уза. Ул 30 августта "Казан гаилә үзәге янында башланып китә.

Чараны Мәдәният министрлыгы, Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм дини оешмалар тарафыннан оештырыла.
- Тамашачылар ике сәхнәдә концертлар күрә алачак. Фестивальдә балаларга төрле халыкларның уеннары тәкъдим ителә. Махсус чатырларда милли киемнәр күргәзмәсе куела, һөнәрчеләр остаханәләр үткәрәчәк. Шулай ук уен коралларында уйнау, бию буенча да остаханәләрдә катнашырга мөмкин булачак. Милли киемнәргә конкурс та узар, дип көтелә. Фестивальгә кунак булып Австриядән фольклор коллективы, Казахстаннан "Терра" бию ансамбле киләчәк. Тывадан тамак белән җырлаучы коллектив килергә тиеш. Биредә төрле халыкларның гүзәллек конкурсларында җиңүчеләрен дә күрергә мөмкин булачак, - диде мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова.

Халыклар дуслыгы йорты директоры, дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов әйтүенчә, фестивальдә республиканың 48 төбәгеннән иҗат коллективлары катнаша. - Анда һәр халык үз милли киеменнән килергә мөмкин. Үзем дә милли киемнән киләчәкмен, ди Ирек әфәнде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading