16+

Исерек килеш чыгыш ясап Самара халкын рәнҗеткән Дима Билан хәзер аларга кыйммәтле бүләк әзерли

8 сентябрь көнне Самара шәһәр көнен билгеләп үтте. Бәйрәмгә йолдызлы кунак буларак танылган рус җырчысы Дима Билан да чакырулы булган. Ләкин аның чыгышы халыкка бер дә ошамаган. Җырчы сәхнәдә үзен бик ямьсез тоткан, тавышы фонограммага туры килмәгән, әллә нинди аңлашылмаган авазлар чыгарган.

Бу күренештән соң Самара халкы җирле хакимияткә хат юллаган. Биредә Дима Биланны шәһәр көненә чакырулары өчен җирле хакимият халыктан гафу үтенергә тиеш дип шарт куйган. Әлеге хатка бик күп кеше электрон форматта кул да куйган. 

Нәтиҗәдә, Дима Билан үз инстаграм аккаунтында ямьсез кыланмышлары өчен халыктан гафу сораган. “Күптәннән эчкән юк иде. Коньяк артыграк киткән!” дип акланган ул. Җырчының бу кыланмышын наркотиклар белән бәйләүчеләр дә бар.

Дима Билан шәһәр халкына бушлай концерт куярга да вәгъдә иткән. Хәзерге вакытта ул шәһәр администрациясе белән балалар өчен уен мәйданчыгы ачу турында сөйләшүләр алып бара икән. Гафу үтенү йөзеннән җырчы балалар хастаханәсенә кыйммәтле дәвалау аппараты да бүләк итәчәк, - дип яза РИА-новости порталы

 фото - yandex.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading