16+

Иске урамга яңа үзгәрешләр кертелде

Казанның Вахитов районында капиталь төзекләндерү эшләреннән соң Дзержинский урамының "җөп" ягы ачылды.

Казанның Вахитов районында капиталь төзекләндерү эшләреннән соң Дзержинский урамының "җөп" ягы ачылды.

Төзекләндерелгән юл өлешенең төп үзенчәлеге шунда: Дзержинский урамының "җөп" ягына килеп тоташа торган урамнар югары урнашканлыктан, көчле яңгырлар яуган вакытта бик күп күләмдә яңгыр сулары җыелган һәм әлеге күренеш нәтиҗәсендә урамга якын урнашкан Черек күл паркы су астында калган. Башкарылган эшләр нәтиҗәсендә биредә су басуны булдырмый торган яңа су тарату җайланмалары урнаштырылган.

Капиталь төзекләндерү эшләреннән соң Дзержинский урамының "җөп" ягы бердәм шәһәр туристлык веломаршрутының бер өлешенә әйләнде. Юлга тиешле юл билгеләре урнаштырылган һәм велосипед хәрәкәте өчен махсус тамгалар сызылган.

Велосипед юллары һәм муниципаль машина кую урыннары оештырылганлыктан урамда - Чернышевский урамыннан алып Лобачевский урамы ягына таба - хәрәкәт берьяклы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading