16+

Исәпкә алу кампаниясе төгәлләнде

Татарстанда авыл хуҗалыгы тармагындагы зур эш - 2016 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алу кампаниясе төгәлләнде. Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, исәп алу кырык алты көнгә кадәр сузылды.

Шушы вакыт эчендә авыл һәм шәһәрләрдә яшүчеләрнең 448,4 мең шәхси хуҗалыгында, 3333 крестьян-фермерлык хуҗалыкларында, 1382 коммерцияле булмаган берләшмәдә һәм 764 авыл хуҗалыгы оешмасында исәпләүләр уздырылды.
Авыл хуҗалыгын исәпкә алуның беренче нәтиҗәләре быелның дүртенче кварталында чыгарылачак. Соңгы төгәл нәтиҗәләр исә 2017 ел ахырында булыр дип көтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading