16+

Җитәкчеләр дә ришвәтчелек буенча тикшерү үтеп тора, массакүләм мәгълүмат чаралары чын нәтиҗә чыкмыйча, ашыгып, лаф ора

Һәр елның 9 декабре - Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. «Татар-информ» агентлыгында шушы дата шигарендә матбугат конференцияләре бара. Журналистлар белән чираттагы очрашуда Чаллы, Әлмәт һәм Аксубай шәһәр-районнары башлыклары хисап тотты.

Һәр елның 9 декабре - Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. «Татар-информ» агентлыгында шушы дата шигарендә матбугат конференцияләре бара. Журналистлар белән чираттагы очрашуда Чаллы, Әлмәт һәм Аксубай шәһәр-районнары башлыклары хисап тотты.

- Татарстан Президенты 2013 елда Чаллыда ришвәтчелеккә каршы чараларның сүлпәнлеген тәнкыйтьләгән иде. Шуннан бирле бу мәсьәләгә бик катгый карыйбыз, - диде Чаллы мэры Наил Мәһдиев. - җир кишәрлекләрен арендалауда 483 килешүнең срогы чыкканлыгы ачыкланды. Нәтиҗәдә, бюджетка 500 миллион сум салым түләүләре кермичә калган. Инде 222,8 миллион сум кайтарып алынды. Ата-аналардан акча җыйганнары өчен ике мәктәп директоры дисциплинар җавапка тартылды. Чаллы шәһәре башкарма комитетындагы бер җитәкчегә ришвәтчелектә гаепләү ташланган иде. Суд моны расламады. Массакүләм мәгълүмат чаралары беренчел хәбәрне ашыга-ашыга тарата башлый. Суд хөкеменнән соң гына нәтиҗә бирергә мөмкин.

Әлмәттә быел дәүләт заказларына тендер үткәргәндә, ягъни эшләрне башкаруны бүлешкәндә көндәшлек тәэмин ителмәгән булган.

- Бер заказга берничә предприятиене көндәш итеп кую нәтиҗәсендә, 83 миллион сум экономияләнде, әлеге акчага 50 ишегалды төзекләндерелде. Муниципаль органнарга эшкә урнашырга җыенган 49 кеше полиграф тикшерүе узды, - диде Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин.

Татарстан Республикасы Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең оештыру бүлеге җитәкчесе Алексей Панкратов полиграф аппараты белән генә тынычланмаска чакырды.

- Полиграф тикшерүен аны, үз теләгемдә, мин дә уздым. Исемемнең Алексей икәнлегенә тулысынча ышандым, - диде Алексей Панкратов.
Аксубай районы җитәкчеләре намусларына тап төшермәскә тырышалар.

- Быел 203 тикшерү үткәрдек, ришвәтчелек гамәлләре табылмады. Үзем дә, урынбасарларым да халык алдында даими рәвештә хисап тотабыз, финанс керемнәребезне күрсәтәбез, - диде Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гыйльманов.

«Татмедиа» акционерлык җәм­гыяте тарафыннан оештырылган «Язылу бүләк ит - 2017» акциясенә кушылып, Наил Мәһдиев Чаллыдагы инвалид-спортчы Рамил Лотфуллинга, унике бала тәрбияләүче Светлана белән Фәнил Муллануровлар гаиләсенә газета һәм журнал яздырды. Айрат Хәйруллин Әлмәттәге балалар йортын сөендерде. Камил Гыйльманов Аксубайдагы «Мечта» балалар һәм яшүсмерләр клубына вакытлы матбугат басмасы яздырудан тыш, Яңа ел Чыршысына култамгасы язылган махсус уенчык та элде.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading