16+

Юл һәлакәтендә урманчылык хезмәткәрләре һәлак булган

Авария аркасында 2 кеше һәлак булган, берсе зыян күргән.

Авария аркасында 2 кеше һәлак булган, берсе зыян күргән.

18 апрель иртәсендә Йошкар — Ола - Яшел Үзән трассасының 112нче чакрымында коточкыч юл һәлакәте килеп чыга. Авария мизгеле үтеп баручы машинаның салонына куелган видеорегистраторга эләгә.

«Нива» шоферы сул якка борылырга җыена, әмма бу вакытта Maybach шоферы юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас боза һәм тыелган урында узып китә башлый. Бәрелү шулчаклы көчле була ки, Нивадан тимер өеме генә калган. 

Һәлак булган пассажир һәм зыян күргән “НИВА” шоферы урманчылык хезмәткәрләре. Ике зыян күрүчене үзәк район хастаханәсенә салалар. Бу вакыйганың шартлары ачыклана.

Чыганак: yashel-uzan.ru




Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading