16+

ЮХИДИда имтихан тапшыру кагыйдәләре үзгәрде

1 апрельдән ЮХИДИдә машина йөртү таныклыгына имтихан тапшыру кагыйдәләре үзгәрә.

1 апрельдән ЮХИДИдә машина йөртү таныклыгына имтихан тапшыру кагыйдәләре үзгәрә.

Нәрсәдер җиңелрәк булачак, ә нәрсәдер, киресенчә, катлаулана, дип сөйләгән «Прайм» агентлыгына «Шаги» юридик компаниясенең юл бәхәсләрен хәл итү практикасы җитәкчесе Анна Канноева.

Имтихан тапшыру процессы гадиләштерелә: машина йөртү практикасын тапшыру барышында рөхсәт ителгән штраф баллары саны 5тән 7гә кадәр артачак. "Чикле киңлектә борылыш" күнегүен башкару җиңелрәк булачак. Хәзер моны биш метрлы коридорда түгел, ә җиде метрлы коридорда эшләргә мөмкин булачак. Моннан тыш, имтиханда автомәктәп вәкиле катнаша алачак, бу, Канноева сүзләренчә, укучыларга ышаныч хисе өсти.

Иң мөһиме - имтихан тапшырырга тырышу арасындагы вакыт артачак. Әгәр укучы өч тапкыр уңышсызлыкка очраса, аннан соң ярты елдан соң гына янәдән тапшырырга мөмкин. Әмма тугыз айдан да соңга калмаска кирәк. Юрист фикеренчә, бу вакыт эчендә курсант машина йөртү күнекмәләрен онытырга мөмкин, һәм аңа инструктор белән янәдән йөрү, күнекмәләрне кабатлау өчен өстәмә акча кирәк булачак.

Тагын бер яңалык — исерек килеш машина йөрткән өчен административ җәзага тартылган яки медицина тикшерүе узу таләпләрен үтәмәгән гражданнарга бер елга имтихан тапшыруны тыячаклар. Бу вакытлыча «хокуксыз» машина йөртүчеләр санының артуына китерергә мөмкин, дип саный юрист.

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading