16+

Изге эшкә кушылырга соң түгел

Болгар ислам академиясе белән Казан Изге Ана иконасы соборы төзелеше өчен хәйрия акчасын Татарстанның дәүләт хезмәтләре порталы аша да күчерергә була. Әлеге хезмәт 20 июньнән эшли башлады. Шушы вакыт эчендә портал аша барысы 323 мең 785 сум акча күчерелгән.

Болгар ислам академиясе белән Казан Изге Ана иконасы соборы төзелеше өчен хәйрия акчасын Татарстанның дәүләт хезмәтләре порталы аша да күчерергә була. Әлеге хезмәт 20 июньнән эшли башлады. Шушы вакыт эчендә портал аша барысы 323 мең 785 сум акча күчерелгән.

Акча күчергәндә, бернинди дә комиссия алынмый. Болгар ислам академиясе белән Казан Изге Ана иконасы соборы төзелешенә теләгән һәркем ярдәм итә ала. Моның өчен Татарстанның дәүләт хезмәтләре порталыннан «Хәйриячелек» дигән бүлекне эзләп табасыз. «Яңарыш» республика хәйрия фонды» дигән битне ачып, акчагызны күчерәсез.

Әлеге ике төзелешкә үзләренең хезмәт хакларын Татарстан Президенты Аппараты һәм Татарстан Министрлар Кабинеты Аппараты, Казан мэриясе, Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «Генерирующая компания», «Электроприбор» Казан заводы, Чүпрәле районының «Цильна» хуҗалыгы, «ТАТМЕДИА» җәмгыяте, башка ведомство һәм предприятиеләр хезмәткәрләре, шул исәптән «Шәһри Казан» газетасы редакциясе коллективы да күчерде.

Исегезгә төшерәбез, әлеге ике проектны гамәлгә ашыру өчен махсус исәп-хисап счеты да ачылды.

Реквизитлар
НО Республиканский фонд возрождения памятников истории и культуры Республики Татарстан
«Болгарская исламская академия»
ИНН/КПП 1655069125/165501001
ПАО «АК БАРС» Банк
Р/Сч 40603810900029000245
к/сч 30101810000000000805
БИК 049205805

Реквизитлар
НО Республиканский фонд возрождения памятников истории и культуры
Республики Татарстан
«Собор Казанской иконы Божьей Матери»
ИНН/КПП 1655069125/165501001
ПАО «АК БАРС» Банк
Р/Сч 40603810600028000245
к/сч 30101810000000000805
БИК 049205805

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading