16+

Изге мәҗлес гадәткә әйләнде

Хак динебезнең ихласлы әһелләре, быел ураза ае буенча, мәчетләрдә ифтар мәҗлесләре уздырды.

Хак динебезнең ихласлы әһелләре, быел ураза ае буенча, мәчетләрдә ифтар мәҗлесләре уздырды.


Казанның Киров районында «Рамазан» мәчетендә дә, иганәчеләр һәм дини кардәшләребез ярдәме белән берлектә, сый-хөрмәтле ифтар мәҗлесләрен үткәрү гадәткә керде. Сәдака акчаларына сатып алынган җиләк-җимеш, тәм-том һәм башка ризык-­тәгамнәр белән тутырылган бүләк-пакетлар Югары Ослан районында картлар йортында яшәүче өлкәннәргә тапшырырга әзерләнде. Яшел Үзән районының Норлат авылы балалар йортында тәрбияләнүчеләр дә, иншалла, өлешсез калмаслар. Бу һәм башка мактауга лаек изге эш-гамәлләр Солтан хәзрәт җитәкләгән коллективның ихлас тырышлыгы белән башкарыла.

Ә менә республика ифтарына чакырулы 10 меңгә якын дин кардәшебез 15 июньдә Теннис академия­се сараена ташкын сыман агылды. Рес­публикабызның авыл-шә­һәрләреннән авто­бусларга төя­леп килгән халыкны во­лон­­терлар дип аталган яшь егет-­кызлар елмаешып каршы алды. Кирәк кадәр мәгълүмат биреп, бөтен кирәк-ярак белән тәэмин итте. Трибуналарны тутырып утырган халык Җәмил хәзрәт Фазлыев һәм башка хөрмәтле хәзрәтләребезнең тирән мәгънәле һәм үтемле вәгазьләрен тыңлап белемнәрен баетудан бик тә канәгать булды. Су кабып авыз ачып алгач, намаз укыдык. Меңләгән кеше сәҗдәдә... Бу манзараны күрү бәхетеннән, күзләрем шатлык яшьләренә чыланды. Халкыбызның гасырлар буе чарланган дини бердәмлеген күреп горурландым.

Ниһаять, унтугыз сәгать буе бер тәгам ризык капмый, бер тамчы су йотмый, Аллаһының ризалыгы өчен нәфесләрен тыеп торудан зур канәгатьлек кичергән ун мең мөэмин-мөселман кунак, өстәлләрне тутырып, авыз суларын китереп төрледән-төрле җиләк-җимеш, тәм-том һәм дин кардәшләребез зур-зур казаннарда әзерләгән, хуш исләр бөркеп торган пылау кебек ризыкларны, «бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим» дип, кулына алды.

Әле 922 елның 21 маенда болгар бабаларыбыз ислам динен җан-тәннәре белән яратып үз иткән, аңа ихластан иман китергән. Мәшһүр ураза гаетен зурлап уздыру гадәте гасырлар буе тамыр җәеп ныгыган. Шул данлыклы ерак Болгар бабаларыбыздан алып бүгенге көнгә кадәр Аллаһының хак диненә тугры калып, илбасарлар ассалар да, киссәләр дә, утка яксалар да, зинданнарга ябып юк итсәләр дә, милләтебезнең асыл затлары илгә дә, дингә дә, үзенә дә хыя­нәт итмәгән. Менә ул - халкыбызның дингә, аның күркәм дини йолаларына, милли гореф-гадәтләренә һәм үз-үзенә тугрылыгы. Менә ул - күп гасырлар илсез-җирсез, ирек-мөстәкыйльсез, хурлык-мәсхәрәдә көн күрсә дә, һәрчак үзе булып калган татарымның бөеклеге! Мәңге яшә, халкым.



Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading