16+

Ижауның Татар базарында ниләр бар? (+фото)

Бүген Удмуртиядә 98 меңләп татар гомер кичерә. Халык саны буенча рус һәм удмуртлардан соң татарлар өченче урында тора. Ижау шәһәрендә татарларның 60 меңе яши.

Ижауның Татар базарында ниләр бар? (+фото)

Бүген Удмуртиядә 98 меңләп татар гомер кичерә. Халык саны буенча рус һәм удмуртлардан соң татарлар өченче урында тора. Ижау шәһәрендә татарларның 60 меңе яши.

Шәһәргә керү юлында ук агач татар өйләре каршы ала. Тәрәзә өлгеләре бизәкләп, челтәрләп ясаганнар. Баксаң, бу район Ижауда татарлар иң күп яши торган урын икән. Халык телендә аны Татар базары дип йөртәләр. Удмуртиядә мәчетләр шактый. Шулар арасында зур гына мәхәлләсе булган «Җәмигъ» мәчете Татар базарында урнашкан.

Иҗаудагы бердәнбер "Энҗе" татар балалар бакчасы, татар гимназиясе дә биредә. Былтыр әлеге гимназиягә беренче сыйныфка 27 бала укырга кергән булган. Быел да бер милли сыйныф әзер икән инде. Удмуртиядәге татарларга зарланырлык түгел. Атна саен 4300 тираж белән "Яңарыш" газетасы чыга, "Моя Удмуртия" каналында дүрт татар телле тапшыру күрсәтелә. "Яңа гасыр" каналын да рәхәтләнеп карау мөмкинлеге бар биредә.

Ижау татарлары тормышы турындагы тулырак язманы "Шәһри Казан" газетасыннан укый аласыз.

Эльвира МОЗАФФАР фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading