16+

“Кәҗә бистәсе” янында паркинг ачылды

Казанның Вахитов урамында "Кәҗә бистәсе" метро станциясе янында тотып калучы тәүге муниципаль паркинг эшли башлады.

Казанның Вахитов урамында "Кәҗә бистәсе" метро станциясе янында тотып калучы тәүге муниципаль паркинг эшли башлады.

Мәйдан 150 автомобильгә исәпләнгән. Проект БМОның автотранспорттан парник газлары чыгуны киметү программасы кысаларында гамәлгә ашырылган. Казан мэры Илсур Метшин яңа паркингның шәһәр өчен әһәмиятле булуын әйтеп үтте.

Транспорт комитеты рәисе Айдар Абдулхаков таныштырганча, паркингтагы урыннарның 10 проценты инвалидларның транспорт чаралары өчен каралган. Автомобильләрен куеп калдырган кешеләр юлларын метрода, автобуста, троллейбуста һәм, хәтта, велосипедта бушлай дәвам итә ала. Тагын бер велосипедны вакытлыча файдаланырга алсаң, прокат бәясе - 30 сум.

Бирегә автомобильне 15 минутка бушлай калдырырга рөхсәт. Тариф: бер сәгатькә кадәр - 30 сум, бер сәгатьтән өч сәгатькә кадәр - 50 сум, өч сәгатьтән сигез сәгатькә кадәр - 100 сум. Түләүне SMS-хәбәр, мобиль кушымта аша, банк яки транспорт картасы белән банкоматта, шулай ук паркингның үзендәге сак пунктында тере акча белән башкарырга була.

Казанның үзәк урамнары транспорт чараларыннан тыгыла башлаган иде инде. Муниципаль паркинглар оештыру нәтиҗәсендә шәһәр үзәге җиде процентка бушаган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading